2022 елның 21 октябрендә Актаныш районы прокуроры ярдәмчесе Илмир Габидуллин хокукый белем бирү кысаларында, хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә 8-10 сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.
Әлеге чара Технология техникумы базасында укучыларга хокукый белем бирү буенча «Без үзебезнең гамәлләребез өчен җаваплы» дигән бердәм республика дәресе кысаларында оештырылды.
Күзәтчелек ведомствосы вәкиле укучыларга интернет - ресурсларда законсыз сүзләр, фото һәм видео сюжетлар урнаштырган өчен җинаять һәм административ җаваплылык турында сөйләде. Шулай ук укучыларга Актаныш районы прокуратурасы башкарган эш турында да мәгълүмат бирелде.