Актанышта яшьләрнең хокукый культурасын үстерүгә ярдәм итү максатыннан очрашу узды

2022 елның 21 октябре, җомга

21 октябрь көнне Актаныш технология техникумы базасында Актаныш муниципаль районы прокурор ярдәмчесе Илмир Габидуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәксесе, полиция полковнигы Рәдиф Баһавиев, район җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе Розалия Имамразыева, Руслан хәзрәт Мортазин катнашында укучылар белән "Без үз гамәллэребез өчен җаваплы" дигән темага очрашу узды.

Чара яшьләрнең хокукый культурасын үстерүгә булышлык итү максатыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International