Бүген хакимияттә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби чакырылышта катнашкан райондашларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары буенча киңәшмә узды.
Район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева район хакимияте тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнәр хакында сөйләп узды. Без алар турында алдан монда https://vk.com/akt_habar?w=wall-205949931_1504 язган идек. Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 11 октябренең 1094 номерлы Карары нигезендә әтиләре Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган балигъ булмаган һәр балага бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендә акчалата ярдәм турында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова таныштырды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова балаларга күрсәтелгән ярдәм һәм льготалар турында искәртте.
Татарстан Республикасының Эшмәкәрлекне үстерү фондының райондагы вәкиле Алмаз Нурлыев райондашларыбызга җыелган ярдәм һәм "Ярдәм янәшә" республикакүләм хәрәкәтнең җирлектәге эшчәнлеге белән таныштырды.
Мобилизацияләнгән райондашларыбызның банкларга да шактый сораулары җыелган иде. "Кредит каникуллары" белән Ак Барс банкның һәм Саклык банкының Актаныштагы бүлек җитәкчеләре Рубин Хәмидуллин һәм Резеда Шәйгарданова искәртте.
Мини-фермалар буенча сорауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев җавап бирде. Бу сорау да күпләрне борчый. Мобилизациялләнгән райондашларыбыз арасында мал асрап көн күргәннәр шактый. Дәүләттән ярдәм алып үз эшләрен башлап җибәргәннәр акчаларны кире кайтарырга тиешме-юкмы? "Мондый очракта дәүләттән алган йөкләмәләр үз көчен югалта. Акчаны кире кайтарырга кирәкми. Әмма баш саннарын сакларга кирәк булачак" дип җавап бирде Нәфис Сәлимгәрәев.