Рөстәм Ильясов, Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларында шәхси сораулары белән килгән райондашларыбызны кабул итте. Һәр мөрәҗәгать махсус беркетмәгә теркәлеп җаваплы затлар билгеләнеп барылды. Гражданнар күпчелек йөрт, җир мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итәләр. Район үзәгендә, күпфатирлы йортларның ишегалларында үскән һәм картаеп килгән агачлар да борчый халыкны.