Ленар Зарипов: "Әлеге тәҗрибә уртаклашуларның әһәмияте зур. Һәркем башкаларның хезмәте белән танышып, үзенекенә бәя бирә ала"

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Чебешләрне көздән саныйлар, ди халык мәкале. Ел ахырына якынлашып бара. Хуҗалыкларның да еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясар вакыттыр.
Бу уңайдан бүген "Наратлы" хуҗалыгында тәүгеләрдән булып гәмали киңәшмә узды. Район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, рәисләр хуҗалыкның яшәеше белән танышты. Терлек тораклары, амбарлар, техника ремонты һәм сакланышы каралды. "Әлеге тәҗрибә уртаклашуларның әһәмияте зур. Һәркем башкаларның хезмәте белән танышып, үзенекенә бәя бирә ала" - дип искәртте Ленар Зарипов.
Җирдә хезмәт куйганнарга шөкер, ел уңай килде. Икмәк тә, терлек азыгы да мулдан. Хәзер инде булганнарны югалтмый, исән-имин кышлату чорын узып, киләсе ел уңышы турында уйланыр вакыт. Әмма әлегә хуҗалыклар ашлама тупларга ашыкмый. Гәрчә, бәясе көн саен өскә үрмәләсә дә. Әлеге мәсьәләгә сөйләшүдә аеруча игътибар бирелде. Хуҗалык җитәкчеләре акчасызлыкны сәбәп итеп куя. Бер рәхәтнең - бер михнәте. Икмәге мулдан булса да, быел бәясе түбән. 9 сум түләп үстергән икмәккә бүгенге көндә 7 сум бирәләр. Ягъни үзкыйммәтеннән түбән. Бар өмет дәүләт биргән ярдәмнәрдә. "Субсидия күчерсәләр, тиененә кадәр ашлама алыр идек" дигән сүзләр дә ишетелде. шуңа да, әлегә көтәбез.
Мул уңыш булсын дип язын яңгыр көтәбез, кышка кергәндә дәүләттән бераз ярдәм таммас микән дип тагын көтәбез. Дөнья шулай бара. Көтә-көтә өтелеп калмасак кына инде...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International