Өлкәннәребез белем арттырды

2022 елның 14 октябре, җомга

Татарстан Республикасының этил спирты, алкогольле  продукция җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча Дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Актанышта җирле ветераннар оешмасында олкәннәр арасында кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча уку үткәрде.  Очрашу барышында Татарстанда  кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшләүче дәүләт структураларының эшчәнлеге, аның узган гасырның утызынчы елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр тарихы турында таныштырылды. Сыйфатсыз товар сатып алганда җитешсезлекләрен төзәту, товарны кире кайтару, бәясен төшерү, яисә сатып алучыга килгән зыянны каплау тәртибе, вакытлары турында аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International