13 октябрь көнне Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин өлешчә мобилизация кысаларында хәрби чакырылышка алынган райондашларыбыз белән очрашты. Бүгенге көндә алар Казанның танк училещысында хәрби укуларда.
Ленар Рафак улы егетләребезгә беренчел кирәк-ярак әйберләрен, өйдән, авыллардан, мәктәпләрдән килгән җылы хатларны тапшырды. Хәрбиләребезгә ярдәм җыюда аеруча Иске Богады авыл мәктәбе зур тырышлык күрсәткән иде. Шулай ук эшмәкәрләребездән дә шактый ярдәм җыелды: чәй, тушенка, шәхси гигиена чаралары һб.
Егетләребезнең җитәкчеләргә карата сораулары да күп җыелган иде. Гаиләләргә ярдәм, төрле белешмәләр алу, юридик сораулар һб. Ленар Рафак улы һәм Альберт Галимҗан улы мөрәҗәгатьләрнең һәрберсен тыңлап, сораулар буенча аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирделәр.
Шулай ук районда, өлешчә мобилизация буенча хәрби чакырылышка алынган райондашларыбызның гаиләләренә ярдәм чаралары да искәртелде. "Бер генә гаилә дә читтә калмаячак. Сезнең сораулар буенча эш алып барылачак. Әгәр кайдада булса шалтыратып җавап ала алмасагыз, мөрәҗәгатегез бар икән, кыенсынып тормагыз - туры үземә чыгыгыз!" диде Ленар Зарипов. Татарстанда өлешчә мобилизация барышында запастан хәрби хезмәткә алынган кешенең һәр балигъ булмаган баласына бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча биреләчәген дә ассызыклады ул.