Район ветеринария идарәсе кошчылык предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә, кош-корт тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларга йорт кошларын ябык шартларда тотарга кирәк дип киңәш итә. Кош-корт тоту урыннарына чит кешеләрне кертмәскә.
Кош-кортны бары тик кош гриппы буенча имин өлкәләрдән һәм районнардан гына сатып алыгыз. Аларны утыз көн карантинда, ягъни аерым тотарга кирәк. Авыру билгеләре күренгәндә, үле кош ачыкланган очракта, кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез. ТЕЛЕФОН: 8(85552)3-29-19