Күптән түгел район башлыгы Ленар Зарипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янында булып, районда хәл итәсе мәсьәләләр буенча сөйләшкәннәр иде. Президентыбыз шактый эшләрне хуплап, дәүләт тарафыннан ярдәмен вәгъдә итте.
Бүгенге көндә планлаштырган эшләр акрынлап чынга ашып бара. Район үзәгенең берничә урамында юл яңарту эшләре башланып китте.
Аэропорт, Мелиораторлар, Родниковая, Новая, 9 Май, Отрадная, Җиңүнең 50 еллыгы урамнарында, өлешчә быел һәм киләсе елда 112 млн 500 мең сумлык эшләр башкарылачак.
Аларның барышы белән бүген район башлыгы үзе дә танышты.
"Райондашларыбызга уңай шартлар тудыруда күрсәткән зур ярдәме өчен Рөстәм Нургали улына рәхмәт әйтәсе килә. Урамнарны, юлларны матурлап, алга куелган бурычларны үтәп, эшләп чыгарга иде. Бергә-бергә шул максатларга ирешергә язсын. Егетләребез молодцы, урам гына түгел, кирәк икән капка төбендәге торбаларны да тиешенчә куеп, биредә яшәүчеләр өчен шартлар тудырып торалар", - ди Ленар Зарипов.
Шунсын да ассызыклап китү урынлыдыр, район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә төрле программалар нигезендә юллар каралачак.
"Быел муниципаль юл фонды ярдәмендә район юлларында 70 млн сумлык эш башкарылды, шулай ук региональ һәм федераль юлларда да ел саен 400-500 млн сумлык эш башкарыла" дип аңлатып китте әлеге мәсьәләдә район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Ильясов.
"Актанышка бүген бәхет елмайды дип әйтсәк тә арттыру булмас",- ди "Актаныш-юллары" оешмасының башкарма директоры Радик Гаязов. Дәүләт ярдәме белән 7 урамга асфальт түшәләчәк. моны инде биредә яшәүчеләр күптәннән көтте. Җитәкчелеккә рәхмәт. Быел башлап, алдагы елда барлык эшләрне тәмамларбыз дип торабыз" - ди ул.