Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Район җитәкчесенә мөрәҗәгатьләр нигездә торак шартларын яхшыртуга, эшкә урнашуга, җир кишәрлекләре бүлеп бирүгә кагылышлы иде. Һәр мөрәҗәгать теркәлеп барды.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый алымнар районда барлыкка килгән социаль, икътисади, хокукый һәм көнкүреш проблемаларына оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә, чөнки мәсьәләләрнең күп өлешен урында ук хәл итеп була. Бу көнне Район башлыгына шәхси кабул итүгә килгән һәркемгә киңәшләр һәм аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International