Өлкәннәр декадасы кысаларында "Батыр" спорт сараенда спартакиада узды

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр декадасын тәмамлап бүген "Батыр" спорт сараенда спартакиада старт алды. Аның ачылу тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. "Бүген монда килгәнсез икән - сез инде җиңүче! Һәрберегезгә дә исәнлек-саулык. Гел шулай актив булып калыгыз!" дип өлкән яшьтәге спортчыларыбызны сәламләп ихлас теләкләрен җиткерде ул.

Спартакиада ковид чикләүләре аркасында соңгы ике елда үткәрелмәгән иде. Күренеп тора, өлкәннәребез мондый аралашуга сусаган. Һәр җирлектән концерт номеры да әзерләнгән. Җыр-моңга төрелгән ярышлар көн дәвамында барачак.

Җиңүчеләр район башлыгы һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр белән хөрмәтләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International