Район башлыгы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2022 елның 7 октябре, җомга

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Авыл тормышына чын күңелдән гашыйк булган җир кешесе өчен иң зур, иң күркәм вә әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе ул. Авыл хуҗалыгы тармагы Татарстан Республикасы, район  икътисады өчен иң мөхим һәм һәрдаим үсештә булган өлкәләрнең берсе. 

Агымдагы ел авыл хуҗалыгы өчен бик уңай килде.Эш сөючәнлек һәм ныклык үрнәге булган игенчеләребез үз хезмәтләренә тугры калып яхшы уңыш җыеп алуга ирештеләр. Төп керем чыганагы булган терлекчелек тармагында да алдагы ел иминлегенә яхшы нигез салынды.

Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Кадерле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, куанычлы тормыш, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим. Дөньяларыбыз имин, күкләребез аяз булсын! Бәйрәм белән!

Ихтирам белән,Актаныш муниципаль район башлыгы Л.Р. Зарипов               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International