6 октябрь көнне Казан шәһәренең "Сәйдәш" концерт залында Актаныш районы һәм Казанның Актаныш якташлар җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән "Донбасска хат" хәйрия концерты узды.
Актанышлылар әлеге хәйрия акциясенә Татарстан районнары арасында тәүгеләрдән булып эз салды.
Чарада Татарстанның халык артистлары Асаф Вәлиев, Азат Тимершәех, Татарстанның атказанган артистлары Газинур Фарукшин, Лилия Муллагалиева, Илгизәр Исламов, Фәрит Мирзануров катнашты. Шулай ук Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Данил Салихов, Азат Хөсәенов, Ләйлә Дәүләтовалар чыгыш ясады.
«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Риваять» этно төркеме һәм Актаныш мәдәният йортының җырчы-сандугачлары кичәнең төп бизәге булдылар. Концертны Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар алып барды.
Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов тамашачыларны сәламләп рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Донбасс сүзе татар халкы өчен аерым бер символик мәгънәгә ия. Заманында безнең бик күп милләттәшләребез Донбасска китеп, шунда төпләнеп калды.
Нинди генә кыен вакыт булса да, иҗат, җыр һәрвакыт кешеләрне юата, илһамландыра, көч бирә. Әлеге концерт бар дөнья мәшәкатьләрен онытырга һәм ял итәргә, ярдәм күрсәтергә яхшы мөмкинлек.
Бүгенге хәйрия концерты - ул Донбасс халкын гына түгел, махсус операциядә катнашкан ватандашларыбыз өчен дә зур ярдәм. Илебезне, халкыбызны берләштергән, җиңүгә ышанычны арттырган чара.
Концертны оештыруда ярдәм күрсәткән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре «Актаныш» якташлар җәмгыятенә һәм шәхсән Вәсим Хуҗаҗан улына, концертны үз җыр-моңнары белән ямьләндергән якташларыбызга ихластан рәхмәтемне җиткерәсе килә.
Ата-бабаларыбызның эшен дәвам итеп, нацизмга каршы көрәшкә алынган егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге, шатлык һәм иминлек телим. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын." дип теләде ул.