Ленар Зарипов: Без барыбыз да, Президентмы, академикмы, кем генә булмасын - сезнең кулдан үткән кешеләр. Аларның дәрәҗәсе - сезнең хезмәт нәтиҗәсе

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган чара узды.

Район башлыгы Ленар Зарипов мәгариф хезмәткәрләрен ихластан котлап: “Кадерле укытучыларыбыз, сезне чын йөрәгемнән шушы күңелле бәйрәм белән тәбрик итәм. Без барыбыз да, Президентмы, академикмы, кем генә булмасын - сезнең кулдан үткән кешеләр. Аларның дәрәҗәсе - сезнең хезмәт нәтиҗәсе. Дөньялар имин булып, алдагы көннәрдә дә бергә хезмәт куярга язсын! Бәйрәмегез белән!”дип рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.

Бәйрәм барышында мәгариф өлкәсендәге күп еллык намуслы хезмәте, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур казанышлары өчен хөрмәткә лаек булган мөгаллимнәребез бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International