Бүген Чәчер авылында махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташыбыз белән хушлаштылар

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Актнышыбызны янә кайгылы хәбәр тетрәндерде. Бүген цинклы табут Чәчер авылына кайтты. Украинада барган махсус хәрби операция нәтиҗәсендә һәлак булган 46 яшьлек Айрат Гайнетдиновны соңгы юлга, Бөек Ватан сугышында, Курск дугасында барган канкойгыч бәрелешләрдә күпсанлы батырлыклар күрсәтеп Кызыл байрак Орденына лаек булган бабасы - Мөхәмәдиев Гайнетдин Мөхәмәди улы истәлегенә куелган мемориал яныннан озаттылар.
Хушлашу мәрәсимендә Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов, Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәләхов, Тукай муниципаль районы башлыгының урынбасары Рөстәм Закиров, якыннары, дуслары, авылдашлары катнашты.

Гайнетдинов Айрат Миннедолфәт улы 1976 елның 30 июнендә Ижау шәһәрендә туган. Әти-әнисе Чәчер авылыннан. Соңгы яшәү урыны Яр Чаллы шәһәре.
Агымдагы елның 30 июлендә үз ихтияры белән, "Алга" батальонына язылып махсус хәрби операциядә катнашырга Украинага китә ул.
25 сентябрь көнне, Херсон өлкәсе Яңа Каховка торакт пункты янында һәлак була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International