"Коммунсервис" ҖЧҖенә яңа җитәкче билгеләнде

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Бүген "Коммунсервис" ҖЧҖенә яңа җитәкче билгеләнде - Ахметханов Айрат Минтимер улы. 

Яңа җитәкче белән коллективны район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Ильясов таныштырды. Моңа чаклы оешма дилбегәсен нык тоткан Кустова Римма Зыя кызына ихластан рәхмәтләрен әйтеп, Айрат Минтимер улына авыр вә җаваплы хезмәтендә уңышлар теләде ул. 

 

Белешмә:

Ахметханов Айрат Минтимер улы 1982 елның ноябрендә Актаныш авылында туган. 

Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган. 

Белгечлеге: инженер-теплоэнергетик (2006).

Моңа чаклы "Лачын" боз сараенда баш инженер вазыйфаларын башкарды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International