Бүген Мари Суыксу авылында, Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган райондашыбызны соңгы юлга озаттылар.
Матәм мәрәсимендә ТР. Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов, сугышчының туганнары, якыннары, дуслары һәм якташлары катнашты.
Район башлыгы Ленар Рафак улы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты.
.jpg)
БЕЛЕШМӘ:
Надриев Раил Марсель улы 2002 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Мари-Суксы авылында туган.
2009 елда Мари-Суыксу урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. 2018 елда мәктәпне тәмамлагач, Актаныш технология техникумында белем ала. 2021 елда уку йортын ужышлы тщмамлап тракторист-машинист дипломына ия була.
2021 елның 21 ноябрендә армия сафларына алына. Түбән Новгород өлкәсенең 1 нче танк армиясендә рядовой булып хезмәт итә. Хәрби вазыйфасы: электрик.
2022 елның 20 августында чакырылыш буенча хәрби хезмәтне исәпкә алып, 2 елга контракт төзи.
2022 елның 16 сентябрендә махсус хәрби операция барышында һәлак була.
Надриев Раил Марсель улына тиздән 20 яшь туларга тиеш иде.