Һәрвакыттагыча бар нәрсә дә мулдан. Халык күпләп ит, бал, икмәк сатып ала. Район мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне үз җыр-моңнары белән ямьләп тора.
Район башлыгы Ленар Зарипов та ярминкә эшчәнлеге белән иртәдән үк танышып чыкты. Һәр катнашучы белән күрешеп, ихластан рәхмәтләрен җиткерде ул.
"Тәүге көзге ярминкәдә, район халкын сөендереп, җитештергән продукцияләрен мулдан тәкъдим иткән хуҗалык җитәкчеләренә, шәхси һәм фермер хуҗалыкларына, оешма-предприятияләргә, белем бирү учрежденияләренә ихластан рәхмәтләремне җиткерәм" дип яза ул үзенең рәсми Телеграм каналында https://t.me/zaripov_lR/150