ХАЛЫКАРА ӨЛКӘННӘР КӨНЕ БЕЛӘН!

2022 елның 30 сентябре, җомга

Хөрмәтле өлкәннәребез!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларымны җиткерәм. Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без сезгә, фидакарь хезмәтегезгә ихтирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез районның үсеше, киләчәге өчен озак еллар намуслы хезмәт куйдыгыз. Бүген дә районның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, яшьләрне үз үрнәгегездә тәрбияләүгә лаеклы өлешегезне кертәсез.

Сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телим. Бәйрәм белән!

Ихтирам белән,
Актаныш муниципаль район башлыгы Л.Р.Зарипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International