Бүген районыбызда өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелде. Җирлегебезнең актив ветераннары, авыл җирлекләренең беренчел ветераннар Советы рәисләре район башлыгы Ленар Зарипов белән очрашты.
"Яшьлек" яшьләр үзәгендә оештырылган очрашу "Күңел җәүһәрләре" күргәзмәсе белән ачылды. Фойеда өлкәннәребезнең күңел җылысын кушып ясаган кул эшләре күргәзмәсен авыл җирлеге башлыклары, җирлекләрдән килгән ветераннар карады.
Очрашуны ачып җибәреп Ленар Рафак улы "Сез безгә хәзерге тормышның ныклы нигезен, фундаментын төзеп бирдегез. Без аңа үзгәрешләр кертеп алып барабыз", дип барлык өлкәннәргә рәхмәтләрен җиткерде.
http://aktanysh-rt.ru/news/bu-mim/bugen-raionybyznyn-aktiv-olkannare-aktanys-raiony-baslygy-lenar-zaripov-belan-ocrasty