Бүген, 25 сентябрь иртәсендә, Актанышта өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган беренче райондашларыбызны озаттылар.
Чарада район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Егетләребезгә рәхмәт сүзләрен әйтеп, исән-имин тизрәк әйләнеп кайтуларын теләде ул. "Сезнең артта Россия, Татарстан һәм Актаныш - якыннарыгыз, гаиләләрегез. Сез чын каһарманнар! Гаиләләрегез, туганнарыгыз өчен тыныч булыгыз, берәүне дә читтә калдырмаячакбыз һәм һәрдаим ярдәм итеп торачакбыз!" дип искәртте ул.
Мобилизацияләнгән һәр райондашыбызга юлга коры паеклар әзерләнде. Бүгенге көндә район хакимиятендә Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызның гаиләләренә ярдәм итү чаралары карала.