Газ җиһазлары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Район җирлегендә барлык өйләр дә газ казаннары белән җиһазландырылган. Көннәр бераз суытса аны кушып, җылы җибәрү гадәти эш кебек. Әмма җылылык кушу сезонына кергәндә газ казаннарын, төтен чыгу юлларын тикшереп карау зарур.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, кышкы чорда һәр өченче янгынның сәбәбе - җылыту җиһазларыннан дөрес кулланмау, шулай ук тиешле агрегатның төзек булмавы.
Узган ел Татарстанда сөрем газы белән агулануның 48 очрагы теркәлгән. 16 кеше үлде, аларның икесе балалар. Тагын 94 татарстанлы, шул исәптән 34 бала зыян күргән.
Саннар сагайта. Һәркайсыбыз тиешле таләпләрне үтәп, газ казаннарын тикшереп эш итсә, әлбәттә әлеге фаҗигаләрнең күбесен кисәтеп булыр иде.
Бүген район хакимиятендә узган чираттагы брифинг нәкъ шушы темага багышланды. Район газ-эксплуатацияләү оешмасы җитәкчесе Рөстәм Әмирҗанов йортларда газ яга башлаганда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртте.

Күпфатирлы йортларда урнаштырылган газ казаннарына "Татрегионсервис" оешмасы хезмәт күрсәтә. Ә районның шәхси сектордагы газ җиһазлары "Әлмәтгаз" тарафыннан бирелгән махсус лицензиягә ия эшмәкәр Реналь Юнысов карамагында. Үз эшен күптән түгел генә башласа да, йорт хуҗаларының рәхмәтләрен шактый ишеткән кеше ул.

"Бер газ казанын тикшерү, чистарту, төтен чыгу юлларын карауга 4 сәгать вакыт китә. Кушканчы һәр яклап карап, тикшереп бирәбез. Эш гарантияләнә. Йорт хуҗасы белән килешү төзелә. Күңелсез хәлләр килеп чыкканда, тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан килеп, төзәтү, көйләү эшләре башкарабыз" - ди ул.

Әлеге мәгълумат сезне кызыксындырса телефон номерын язып алыгыз яки саклап куегыз: 89274595949. Дөнья хәлен белеп булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International