Комиссия утырышында Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Курбанова Люция Галимҗан кызы, район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, район Советының массакүләм мәгълумат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Руслан Усманов һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хаевның чыгышлары тыңланды.