Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә яңа җитәкче билгеләнде

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Бүген, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрының урынбасары Завгородцев Алексей Анатольевич Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең шәхси составын яңа җитәкче – полиция подполковнигы Баһавиев Рәдиф Җәүдәт улы белән таныштырды.


Чарада район Башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Ул яңа җитәкчегә авыр вә җаваплы хезмәтендә уңышлар теләп, элекке җитәкче Хузеев Марат Азат улына ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Баһавиев Рәдиф Җәүдәт улы моңа чаклы Казанда «Танкодром» полиция бүлеген җитәкли иде. Элегрәк ул «Гвардия» һәм «Азино-2» полиция бүлекләрен җитәкләгән, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International