Бакчада чүп яндырганда нинди таләпләр үтәлергә тиеш?

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Бүгенге көндә бакчаларда, бакчачылык ширкәтләрендә чүп яндыру очраклары еш күренешкә әйләнде. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар сорала. Яндырган очракта да аерым таләпләрне үтәү зарур:

- бакчада чүп-чарларны ягу җилле көнне катгый тыела; 
- бакчада яки шәхси хуҗалыкта чүп-чарларны ягу корылмалардан 50 метр читтә башкарылырга тиеш; 
- яккан очракта ягу урынын карап торырга, шулай ук яккан вакытта янгын 
сүндерү инвентаре, я булмаса чиләк белән су булдырырга кирәк; 
- ягып бетергәч янган урынны сүндереп, көлен балчыкка күмәргә кирәк. 
Алда әйтелгән кагыйдәләрне үтәмәгән очракта гражданнар Рәсәй 
Федерациясенең админисмтратив кодексының 20.4 маддәсе нигезендә 2 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр, шушы ук маддәнең 2 нче бүлеге нигезендә 2 мең сумнан алып, 4 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкиннәр. 
Исегезгә төшерәбез, бәла-казаны булдырмый калу өчен без һәрберебез дә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International