Бүгенге көннән Россиядә өлешчә мобилизация буенча кайнар линия эшли башлады. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр иткәнчә, аңа бәйле барлык мәсьәләләрне 122 телефоны буенча хәл итеп була.
Моннан тыш, хөкүмәт өлешчә мобилизация буенча россиялеләрнең еш бирелә торган сорауларын җыя һәм Оборона министрлыгыннан җаваплар әзерли. Аларны «Объясняем.рф»сайтында алырга мөмкин булачак.