Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү буенча иң яхшы алып баручы бәйгесе кичә 9 район арасында Чаллы зонасында утте. Анда Актаныш, Минзәлә,Тукай, Мамадыш, Менделеевск, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе районнарыннан 14 ЗАГС хезмәткәре үзләренең һөнәри осталыгын сынады.
Актаныш районы ЗАГС булеге җитәкчесе Мөхәмәдиева Гөлфинә Баян кызы ике номинациядә катнашып язылышу тантанасын алып бару номинациясендә 3 призлы урынны, юбилярларны тантаналы котлау номинациясендә 2 призлы урынны яулады. Гөлфинә Баян кызын чын күңелдән котлыйбыз!!!