Район башлыгы Ленар Рафак улы август ахырында 2 кварталда яшәүчеләр белән очрашып, мөрәҗәгатьләрен тыңлаган иде. Биредә дәүләт программасы нигезендә шактый эш башкарылса да, халык өчен уңайлыклар булдыруга нокта куелмаган иде.
Ленина урамы 16а йортында яшәүчеләр базга су керүдән зарланган иде. Шулай ук, кубып яраксызга килеп барган җәяүлеләр юлы да, утыргычлар һәм башка уңайлыкларның булмавы да төп борчуларның берсе иде... Бу хакта https://t.me/aktanysh_habar/3462 язган идек.
Соңгы сөйләшүдән бер ай да вакыт үтмәде, бу йортта яшәүчеләрдән рәхмәт сүзләре килеп иреште.
“Хөрмәтле Ленар Рафакович! Без - Актаныш авылының, Ленина проспекты,16а йортында яшәүчеләр Сезгә ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Август ахырында безнең белән очрашып мөрәҗәгатьләрне тыңлаган идегез. Бер генә сорау да җавапсыз калмады. Тиз арада шартына туры китереп отмосткалар ясалды (базга су кереп җафалый иде), тротуарлар эшләнде, доступная среда таләпләре буенча подъездлар яңартылды, ковер каккычлар, скамейкалар куелды. Без бу яңарышларны бик озак көткән идек. Чын күңелдән сезгә рәхмәт әйтәбез! Үз сүзендә тора белгән җитәкчеләр бик сирәк. Халык белән аңлашып, булсын дип эшләүче җитәкчебез буларак Сезгә карата хөрмәтебез дә, ихтирамыбыз да зурдан! Исән-сау булып эшләргә язсын! Уңышлар сезгә!
Зур хөрмәт белән Ленина, 16а йортында яшәүчеләр” диелә әлеге рәхмәт сүзләрендә.

