Актанышта Татарстан Республикасы көне уңаеннан район мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләгән зур бәйрәм концерты узды. Тантанага җыелган район халкын һәм кайткан кунакларны район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов сәламләде. Бәйрәм белән ихластан котлап, рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.
"Бүген без бәйрәмне мул уңыш белән каршы алабыз. Район җирлеге дә елдан-ел төзекләнә, социаль объектлар төзелә, юллар салына. Һәркайсыбыз шаһит: дәүләт программалары республикабызның, шул исәптән районыбызның социаль-икътисадый мәсьәләләрен хәл итүгә зур этәргеч ясый. Райондашларыбыз бу программалардан файдаланып, тормыш-көнкүрешләрен яхшыртуга ирешәләр. Районыбыз халкы әлеге күркәм датаны күтәренке кәеф һәм хезмәт дәрте белән каршылый. Актанышлылар, гадәттәгечә, хезмәттә сынатмыйлар. Нинди генә тармакны алсак та, тырышып хезмәт куялар. Аның нәтиҗәсе республикабыз, районыбызның үсешендә ачык чагыла! Барысы өчен дә сезгә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм" дип искәртте Ленар Рафак улы.