Афганчы ветеран, озак еллар хокук саклау органнарында хезмәт куйган, ямьле язларда бакыйлыкка күчкән райондашыбыз Измайлов Илшат Гаскәр улы исемен мәңгеләштерү уңаеннан, бүген ул яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.
Чарада афганчылар, чечен сугышы ветераннары, илебез сагында чиктә хезмәт куйганнар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, Илшат Гаскәр улын хөрмәт итеп килгән дуслары, якыннары, райондашлар катнашты.