2022 елның 20 августыннан 20 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында балалар куркынычсызлыгы айлыгы үткәрелә

2022 елның 12 августы, җомга

2012 елның 20 августыннан 20 сентябренә кадәр, уку елы башында балаларның иминлеген арттыру, мәктәп каникулларыннан соң юлларда, транспортта һәм көнкүрештә куркынычсызлык күнекмәләрен ныгыту максатыннан, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында балалар куркынычсызлыгы айлыгы үткәрелә.
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге төп чаралар планы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "2020-2024 елларга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында "Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре" уку предметын укыту Концепциясен тормышка ашыру буенча чаралар планын раслау турында"гы боерыгы нигезендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International