Ел башыннан Актанышта 3 кеше батып үлде

2022 елның 12 августы, җомга

Быел Татарстан сулыкларында 55 кеше батып үлгән, шул исәптән 47се — җәйге сезон башыннан. Аларның 8е балалар. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе – ярамаган урыннарда су коену.

2022 елда Актанышта 3 кеше һаләк булды. 10 май көнне Сәфәр авылында 1974 елгы ир-ат батып үлгән иде, 1 июль көнне Актаныш басмаларында 1979 елгы ир-ат һаләк булды һәм шушы көннәрдә генә фаҗига Ямалы авылы тирәсендә кабатланды. Биредә 1982 елгы ир-ат һаләк булды. Таныш булмаган, коенырга ярамаган билгеләр куелган урыннарда суга керү тыела, гомумән, сулыклар янында ял иткәндә аеруча сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Исерек хәлдә балык тоту, шулай ук су коену аяныч хәлләргә китерергә мөмкин.

Җирлек башлыклары да үз территорияләрендәге санкцияләнмәгән коену урыннарына кичекмәстән билгеләр урнаштырырга бурычлы. Ата-аналар җәен аеруча балаларны игътибар үзәгендә тотарга тиеш. Аларның өлкәннәрдән башка елга-күлләр янына баруына, су коенуларына һич кенә дә юл куярга ярамый. Ялларыгыз имин, фаҗигаләрсез үтсен. Исән-сау булыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International