Авылларда үзарасалым акчаларына эшләр дәвам итә. Бу көннәрдә Күҗәкә, Адай, Уръяды, Кәзкәй һәм башка бик күп авылларда зиратларның коймалары яңартылды.Иске Җияш,Теләкәй, Мәсәде, Сәфәр авылларында үзарасалым акчаларына юлларга ком түшәлә, Пучыда Балалар иҗат үзәгенең баскычлары яңартылды, Усы җирлегендә авыл капкасын яңарту бара. Мәсәдедә күперне төзекләндерәләр, Күҗәкәдә спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылырга әзерләнә. Гомумән, җәйге төзелеш һәм яңарыш чоры җирлекләрдә бушка узмый. Ә иң мөһиме - әлеге эшләрдә авыл халкы да актив катнаша.