"Яшьлек" мәдәни үзәге базасында директорларның укыту-методик эшләре буенча урынбасарларының август конференцияләре кысаларында секцион утырышлары узды. Биредә узган уку елына анализ, киләсе уку елына бурыч-максатларлар куелды. Төп тема яңартылган федераль белем бирү стандартларына багышланган иде. Норматив документлар, эш программалары, функциональ грамоталылык, предметара һәм метапредмет нәтиҗәләр һәм башка темаларга чыгышлар, практик шөгыльләр булды.