Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова янгын куркынычсызлыгын пропагандалау һәм янгын сакчылыгының ирекле дружиналарны үстерү, һәм әлеге өлкәдә уңай эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы буенча ГХМ Баш идарәсенең Рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге зур бүләкне Дилбәр ханымга эшлекле дүшәмбедә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов тапшырды. Ихластан котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International