Район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Рафак улы, Омск шәһәрендә узган XIII Бөтенроссия җәйге спорт уеннарында катнашып Татарстан Республикасы данын яклап зур нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларыбыз белән очрашты. Аларны зур җиңүләре белән ихластан котлап Рәхмәт хатлары тапшырды ул.
Бөтенроссия җәйге спорт уеннарында быел Россия һәм Белорусиянең 48 регионыннан 1200 дән артык спортчы катнашты. Татарстан, гомуми нәтиҗәләр буенча Дагестан Республикасыннан бераз калышып 5 нче урынга лаек булды. 1 урын - Чиләбе, 2 урын - Омск өлкәсе, 3 урын - Удмуртия.