Быел әлеге бәйгегә өстәмә номинация кертелде: «Иң яхшы авыл җирлеге җирле үзидарә органы архивы – Татарстан Республикасы муниципаль архивының комплектлау чыганагы». Әлеге номинациядә алты авыл җирлеге җиңүче була һәм архив документларын саклау буенча заманча норматив шартлар булдыруга 375 мең сум күләмендә грант ала ала.
Конкурслар, үткәрү вакыты, катнашучыларга карата таләпләр турында мәгълүмат, катнашу өчен гариза формасы һәм анкеталар «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының рәсми сайтында урнаштырылган. http://arhiv.tatarstan.ru/-.