Актанышта террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

2022 елның 15 июле, җомга
Утырышны район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов алып барды. Комиссия утырышына прокуратура, полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге, җирлек башлыклары һәм оешма –учреждение җитәкчеләре чакырылган иде.

Дини мохиттә, шул исәптән 2022 елның беренче яртыеллыгында дини экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча муниципаль районның дини учреждениеләре эшчәнлеге өлешендә 2019-2023 елларга Россия Федерациясендә терроризм идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын гамәлгә ашыру буенча эшнең торышы һәм аны камилләштерү чаралары белән район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин таныштырды.

Интернет челтәрендә социаль төркемнәрне мониторинглау буенча «Кибердружина» әгъзаларының профилактик эшен камилләштерү чаралары һәм торышы, экстремистик характердагы материалларның таралуын ачыклау һәм булдырмау турында “Кибердружина” җитәкчесе Т.Р.Гиниятова, балаларның җәйге ял итү урыннарын террорга каршы яклауның торышы һәм күрелгән чаралар турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Р.М.Шакирова, авыл җирлекләренең терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча, шул исәптән 2022 елның беренче яртыеллыгында авыл җирлеге территориясендә яшәүче дини оешмалар һәм затлар белән эшләү буенча алып барылган эшләр турында Әтәс, Кәзкәй, Мәсәде, Киров җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды.

Террорчылыкка каршы район комиссиянең сәркатибе Л.Г.Корбанова Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең террорчылыкка каршы комиссияләре хисапларына 2022 елның беренче яртыеллыгында терроризмны профилактикалау эшенең торышы һәм нәтиҗәләренә күзәтүне, 2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасында терроризм идеологиясе йогынтысына дучар булган затлар һәм аларның гаилә әгъзалары белән индивидуаль профилактик эш нәтиҗәләре һәм "Үзара хезмәттәшлекне оештыру турында» Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгының мөрәҗәгате белән таныштырды.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International