Украинадагы хәрби операциядә батырларча вафат булган якташыбыз, Мари Суыксу авылы егете Сергей Мосолов "Батырлык өчен" орденына лаек булды. Зур бүләкне, каһарманның әнисе Альфира апага Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесенеңберенче урынбасары Илнур Гарипов һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов тапшырды.
- Сергей Мосолов батырларча илебез, халкыбыз иминлеге өчен һәлак булды. Шундый герой ул тәрбияләгәнгегез өчен зур рәхмәт. Сезнең алда башыбызны иябез һәм авыр кайгыгызны уртаклашабыз, - диде ул. Ленар Зарипов та, Алфира апаның авыр кайгысын уртаклашып, гаиләгә һәряклап та ярдәм күрсәтеләчәген искәртте.
Республика һәм район хакимиятеннән килгән җитәкчеләр, Сергей Мосоловның туганнары, авылдашлар каһарманның каберенә чәчәкләр салу мәрасимендә катнаштылар.