Район комбайнчылары имтихан тотты

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Урып-җыюга әзерлек уңаеннан бүген район комбайнчылары имтихан тотты. Район Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Рафак улы һәм авыл хуҗалыгы белгечләре җитәкчелегендә хуҗалыкларда комбайннарның әзерлеге каралды.
"Быелгы җәй мул уңыш вәгъдә итә. Урып-җыю кампаниясе дә җиңелләрдән булмаячак - масса зур. Уракны югалтуларсыз һәм иң мөхиме фаҗигаларсыз башкарып чыгарга кирәк. Игенчеләребезгә, иң беренче чиратта уңышлар телим һәм техникаларның әзерлеге өчен ихластан рәхмәтемне җиткерәм" - дип искәртте Ленар Зарипов.

Карау барышында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы Илдус Хәкимов тарафыннан янәдән техник куркынычсызлык таләпләре ассызыкланды. "Һәр таләп, һәр канун һавадан алып язылмаган. Тормыш тәҗрибәсе, фаҗигаләр, кеше гомере белән язылган таләп һәм кагыйдәләр ул. Шуңа да сак булсагыз иде" - дип искәртеп узды ул.

Әзерлек сызыгына баскан һәр комбайнның техник төзеклеге каралды, эшләү сыйфаты тикшерелде. Нәтиҗә буларак, техникаларын тиешле таләпләргә китереп урып-җыюга әзерләгән механизаторлар район хакимияте тарафыннан хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International