2022 елның 11-17 июлендә Әлмәт районында Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасы старт ала. Ярышлар «Татнефть» ГАҖнең «Солнечный»балалар сәламәтләндерү лагере базасында узачак. Олимпиада 12 июльдә ачыла. Оештыручылар-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татнефть» ГАҖ, Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты. Яшь геологлар үзләрен 12 бәйгедә сынап караячак: геология маршруты, гидрология, шлих сынавы, радиометрия, магнитометрия, куркынычсызлык техникасы нигезләре, Кыр стоянкасын оештыру һб. Биредә Актаныш районыннан "Алмаз" командасы да катнаша. Җитәкчесе: гуманитар гимназия-интернатның география укытучысы Фәйзуллин Рөстәм Уелович. Яшь геологларыбызга уңышлар теләп калабыз!