Киров авылында яшәүче Алмас һәм Венера Сабитовалар гаиләсе "Идел буеның уңышлы гаиләсе" бәйгесендә Татарстан Республикасы данын яклап 3 нче урынга лаек булдылар

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Киров авылында яшәүче Алмас һәм Венера Сабитовалар гаиләсен Актанышыбызда белмәгән кеше сирәктер. Алмас Шәйдулла улы һәм Венера Рәвис кызы 35 ел бергә гомер итәләр һәм 13 бала тәрбиялиләр, шуларның 8е тәрбиягә алынган балалар. Сабитовлар гаиләсе районның һәм республиканың иҗтимагый тормышында бик актив катнаша.

            Венера Рәвис кызы һәм Алмас Шәйдулла улы ятим балаларга үз җылыларын бирәләр, балаларга карата ата-ана мәхәббәтен җәлләмичә җиткерә беләләр. Күп балалы гаиләдә кечкенәдән мәрхәмәтле булу, бер-берсенә карата ярдәмләшү, бердәм булу һәм үз максатына ирешү тәрбияләнә. Сабитовлар гаиләсенең уңышы - бердәмлек һәм уртак иҗат.

            Гаиләнең «тылсымлы" самовары  бар. Аның барлыкка килү тарихы бик кызыклы һәм буыннан-буынга тапшырыла. Самоварны Венера Рәвис кызының бабасы ясаган. Менә инде 4 нче буынны берләштереп бер табын артына җыя ул.

Тату зур гаилә актив тормыш рәвеше алып бара, төрле чараларда үз өлешләрен кертәләр, өлкән буынга ярдәм итәләр, күренекле кешеләр тормышы белән кызыксыналар, төрле темаларга видеороликлар төшерәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International