Бүген район хакимиятендә Нурлыева Ләйсән Фоат кызы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакирова Раниза Митҗан кызы һәм бүлек белгечләре җитәкчелегендә, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең 2021-2022 уку елына хисабы тыңланды. Белем һәм тәрбия бирү учреждениясе җитәкчеләре еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, алдагы уку елына бурыч һәм максатлар билгеләнде.
Әлеге чара белем бирү сыйфатын күтәрү максатында оештырыла.