2021 елда «Халык контроле» системасында «Сәламәтлек саклау " категориясендә 3 085 мөрәҗәгать басылып чыккан

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

2021 елда «Халык контроле» системасында «Сәламәтлек саклау " категориясендә 3 085 мөрәҗәгать басылып чыккан, ул сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт күрсәткәндәге хокук бозулар турында мәгълүматны үз эченә ала.  Шулай ук 2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек алып баручы иминләштерүче медицина оешмалары тарафыннан 638 мөрәҗәгать каралган, шуларның 446сы-нигезле дип табылган.

33 районынң медицина учреждениеләре хезмәткәрләре эшчәнлегенә карата мөрәҗәгатьләр  кергән, шуларның 17 нигезле дигән статус алган. Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Әтнә, Кайбыч, Кама Тамагы, Мөслим, Яңа Чишмә, Спас, Тәтеш, Теләче муниципаль районнарында медицина оешмаларына карата шикаятьләр кермәгән.

      Мәҗбүри иминиятләштерү программалары буенча күрсәтелгән медицина ярдәме өчен акча алу фактлары күзәтелгән медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә карата 9 районнан килгән 16 мөрәҗәгать каралган (Актаныш районы буенча мондый фактлар -юк).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International