Сочи шәһәрендә узган "Бархатное лето" IV Бөтенроссия хореография бәйгесендә "Ак инеш" бию ансамбленә тиңнәр булмады. 2 номинациядә катнашып 1 дәрәҗәгә һәм ГРАН-ПРИга ия булды алар! Егет-кызларыбызны һәм җитәкчесе Лилия Фәтхуллинаны ихластан зур җиңүләре белән котлыйбыз! 