Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне электрон сәүдә каналлары буенча алга этәрүгә ярдәм итү өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды «электрон сәүдә үзәге» АКБО белән берлектә «Wildberries-идеядән сатуга кадәр»дип аталган укыту форумы – марафонын башлау турында игълан итә.
Форум-марафон кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы затларга, шулай ук Wildberries маркетплейсына чыгу белән кызыксынучы физик затларга адреслана.