Ленар Зарипов Яшьләр көне белән котлады

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле актанышлылар, кадерле дуслар, яшьләребез!
Сезне Яшьләр көне – оптимистлык һәм яшьлек рухы, үз-үзеңә ышаныч һәм мөстәкыйльлек бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Яшьлек - тормышның иң гүзәл мизгеле. Ул - эзләнү, ачышлар ясау, өметләр аклану чоры.
Хәзерге яшьләребезнең актив булуына шатланыбыз. Сез район тормышында мөһим роль уйныйсыз, иҗтимагый тормышта актив катнашасыз. Киләчәк сезнең кулларда!
Хыялларыгыз тормышка ашсын, алдыгызга куелган максатка ирешегез. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, күтәренке кәеф, рух ныклыгы телим.
Ихтирам белән, Ленар Зарипов
Актаныш муниципаль район
Башкарма комитеты җитәкчесе
вазыйфаларын башкаручы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International