Үзәк Сабантуй мәйданында Чыгарылыш кичәсе гөрләде.
Быел районда 90 укучы 11 сыйныфны тәмамлый, аларның 13 е "Укудагы казанышлары өчен" медаленә лаек булды. Бәйрәм барышында уку алдынгылары, мәдәният, спорт өлкәләрендә уңышка ирешкән укучылар хөрмәтләнде. Район Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов мәктәпне тәмамлап зур тормыш юлына баскан яшьләрне тәбрикләп, алдагы укуларында да уңышлар теләде. Актанышның Почетлы гражданы, районыбыз белән 20 елдан артык идарә иткән Энгель Фәттахов ихластан рәхмәтләрен җиткерде.