Бәйрәмдә район күләмендә узган "Ак чәчәкләр" бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Узган ел башлангыч алып, күркәм традициягә әверелеп барган бәйгедә “Стационарның иң яхшы урта медицина персоналы”, “Стационарның иң яхшы табибы”, “Иң яхшы ашыгыч медицина персоналы”, “Поликлиниканың иң яхшы урта медицина персоналы», «Диагностиканың иң яхшы урта медицина персоналы”, “Иң яхшы машина йөртүче”, “Иң яхшы табиб-белгеч” номинацияләрендә һөнәр ияләре хөрмәтләнде.
Ак халатлы изге һөнәр ияләрен район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев, район башкарма комитетының урынбасары Рөстәм Ильясов, аның урынбасары Ләйсән Нурлыева, "БлагоДарение" фонды җитәкчесе, хәйрияче, олы йөрәкле райондашыбыз Фәрит Салихов, районның Почетлы гражданины, "Ташкын" хуҗалыгы рәисе Рәүхәт Салихҗанов, “Роспотребнадзор”ның Чаллы шәһәренең Актаныш, районы буенча баш табиб урынбасары Луиза Хафизова, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов һәм башка мәртәбәле кунаклар тәбрикләде.