Мәктәп яны җәйге лагерьларында балаларга коррупция асылын аңлату максатыннан төрле чаралар уза

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Ришвәтчелек - кешенең акылын, намусын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозу формаларының берсе.

Бүген аңа каршы тору, профилактикалау – зур һәм мөһим проблемаларның берсе. Шуңа күрә ил һәм республика күләмендә законнар кабул ителә, кайнар элемтәләр эшли. Районыбызда да бу золымга каршы төрле формаларда көрәш алып барыла. Мәктәп яны җәйге лагерьларда укытучылар, тәрбиячеләр балалар белән ришвәтчелекнең асылын аңлату максатларында төрле чаралар оештырды. Алар әкиятләр, мультфильмнар карау, ”тугәрәк өстьл”, викторина, квест, әңгәмә кору, рәсем бәйгеләре алымнарында үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International